Салих Вагыйзовның туган көнендә татар әлифбасын төзүчеләр турында «Әлифба» фильмы күрсәтеләчәк
төбәк яңалыклары

Салих Вагыйзовның туган көнендә татар әлифбасын төзүчеләр турында «Әлифба» фильмы күрсәтеләчәк

Легендар татар «Әлифба»сы турындагы документаль-нәфис фильмның премьерасы 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында булачак.

 

Картина Татарстан Рәисе каршындагы Комиссия тарафыннан әзерләнгән. Тасма беренче тапкыр 1965 елда басылып чыккан дәреслекнең иҗат ителү тарихы һәм аның авторлары — Сәлиһ Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың язмышлары турында сөйли.

Ирле-хатынлы Салих Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова, татар милли мәгарифе казанышларына таянып, дәреслек өстендә биш ел дәвамында эшлиләр. Салих Вагыйзов сугыш, концлагерьлар һәм ГУЛАГ аша үтсә дә, педагогик эшчәнлеген калдырмый. Ул үз тормышын Арча районында мәгърифәтчелеккә багышлый.

Фильм авторларның тормыш юлы аша татар халкының һәм туган телнең язмышын ачып бирә. «Әлифба»ның гомуми тиражы миллионнан артып киткән, ә дәреслек үзе 42 тапкыр кабат басылып чыккан.

 

 


Салих Вагыйзовның туган көнендә татар әлифбасын төзүчеләр турында «Әлифба» фильмы күрсәтеләчәк

Нет комментариев