Татарстан яшьләре үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин
Республиканың 35 яшькә кадәрге кешеләрен «Росмолодежь. Грантлар» конкурсында катнашырга чакыралар .
Конкурсның максаты — яшьләрне иҗатка һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, ил файдасына идеяләрне һәм потенциалны тормышка ашырырга ярдәм итү.
2025 елда конкурс Россиянең 89 төбәген колачлады. Беренче тапкыр Абхазия Республикасыннан катнашучылар кушылды.
Гаризаларны 27 февральдән 15 апрельгә кадәр Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) сайтында бирергә мөмкин.
Шарт:
— проект җитәкчесе һәм командасының яше 14 яшьтән 35 яшькә кадәр;
— элек конкурста җиңгән булсагыз да (отчетны уңышлы тапшырсак та)катнашырга мөмкин.;
— проектны 18 номинациянең берсенә тапшырырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев