Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Татарстан катнашучылары «Профессионаллар» чемпионаты финалында чыгыш ясаячак

27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгородта «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы узачак.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы катнашучылары унике юнәлешнең тугызында, шул исәптән ИТ, дизайн һәм 3D-модельләштерү өлкәләрендә үз көчләрен сынаячак.

Программада ярышлар, эшлекле һәм мәдәни чаралар, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү каралган. Чемпионатны ачу тантанасы 27 майда булачак. Технологияләрне һәм кадрлар потенциалын үстерүгә багышланган эшлекле программа 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Компетенцияләр буенча ярышлар 28-31 май көннәрендә узачак. Финал һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — 1 июньдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев