Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Татарстанда ашыгыч медицина ярдәменең бердәм диспетчерлык хезмәте эшли башлады.

Республикада ашыгыч ярдәмнең үзәкләштерелгән хезмәтен төзү төгәлләнде. Хәзер «103» номерына килгән барлык төп куңыраулар бердәм контакт-үзәккә юнәлтелә. Бу ашыгыч хезмәтләрнең эшен оптимальләштерергә һәм пациентларга ярдәм килүне тизләтергә мөмкинлек бирә.



Исегезгә төшерәбез: ашыгыч ярдәм чакыру өчен «103» номеры гына кулланыла. Элеккеге ике тамгалы «03» номеры хәзер эшләми. Шалтыратулар шәһәр телефоннарыннан да, мобиль телефоннардан да кабул ителә.

Яңа система ничек эшли?
2019 елдан башлап төбәктә чакыруларны кабул итү һәм эшкәртүнең бердәм мәгълүмати системасы кертелде. Уткән елның мартыннан аңа Казан кушылды, ә 2026 елның апреленнән хезмәт бөтен республиканы үз эченә алды. Диспетчерлар сәгатенә 300гә кадәр мөрәҗәгать кабул итә.
Система ышанычлылыкны тәэмин итү өчен бүленгән контакт-үзәкләр принцибы буенча төзелгән (Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә). Эшнең бердәм стандартлары, заманча диспетчеризация алгоритмнары һәм нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләрен (KPI) автоматик контрольдә тоту кертелгән.
Үзәкләштерелгән ысулның өстенлекләре
Төп аерма — бригадаларны районнарга беркетүдән «челтәр принцибына» күчү: чакыруга иң якын урнашкан буш бригада җибәрелә, ә пациентны хастаханәгә илткәч, ул подстанциягә кайтмыйча чираттагы чакыруга юнәлтелә ала. Бу көтү вакытын кыскартырга һәм республика халкы өчен ашыгыч ярдәмнең кулайлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр номеры эшләвен искә төшерәбез. Аны берьюлы берничә хезмәт ярдәме (мәсәлән, полиция һәм ашыгыч ярдәм) кирәк булганда кулланырга тәкъдим ителә.
Ашыгыч ярдәм чакырганда нәрсә белергә кирәк?
«103» номерына шалтыратканда диспетчерның сорауларына ачык һәм төгәл җавап бирергә кирәк: чакыруның сәбәбен, ФИО, төгәл адресын (район, шәһәр, урам, йорт, фатир, подъезд, телефон), шулай ук якынча ориентирларны хәбәр итәргә. Пострадавший турында мәгълүматлар билгесез булса — җенсен һәм якынча яшен күрсәтергә. Чакыру диспетчер раслаганнан соң кабул ителгән дип санала.
Кайчан ашыгыч ярдәм чакырырга?
Ашыгыч ярдәм түбәндәге очракларда кирәк:
• Авыр чирләр һәм гомергә куркыныч тудыручы халәтләр (йөрәк-кан тамырлары, неврологик, сулыш алу бозылулары, кан китү, көзән җыеру һ.б.);
• Травмалар, пешүләр, агуланулар, суга батулар, өшүләр;
• Бала табу һәм йөклелек өзлегүләре;
• Бәхетсезлек очраклары һәм массакүләм һәлакәтләр;
• 1 яшькә кадәрге балаларга теләсә нинди сәбәп белән;
• Тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч булган кискен психик бозылулар.
Кайчан башка белгечләргә мөрәҗәгать итәргә?
Түбәндәге очракларда ашыгыч ярдәм чакырырга ярамый:
• Планлы дәвалану, уколлар ясату, бәйләвечләрне алыштыру өчен;
• Похмелье синдромыннан чыгару өчен;
• Хезмәткә яраксызлык кәгазьләре (больничный), белешмәләр яки рецептлар алу өчен;
• Үлем очрагын теркәү һәм экспертизалар уздыру өчен;
• Пациентларны хастаханәдән өйгә кайтару өчен (ашыгыч медицина күрсәткечләре булмаса).
Бердәм диспетчерлык хезмәтен төзү — Татарстанда ашыгыч медицина ярдәменең сыйфатын һәм кулайлыгын арттыру юлында мөһим адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев