Татарстанда ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын бетерү чаралары эшләнә
Татарстанда ятим балалар һәм аларның исәбендәге затларның торак-коммуналь хезмәтләр (ТКХ) өчен җыелган бурычларын бетерү буенча актив эш алып барыла.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Чаллы шәһәре администрациясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Очрашуның төп темасы — ятим балаларга бирелгән тораклар буенча ТКХ өчен бурычлар җыелу белән бәйле катлаулы хәл.
Бүгенге көндә республика буенча гомуми бурыч суммасы 92 миллион сумнан артып китә. Шул нәрсәне билгеләп үтү мөһим: бу категориядәге гражданнар өчен фатирларны Министрлык сатып ала һәм алар ятимнәргә наниматель шартнамәсе буенча тапшырыла. РФ Торак кодексы буенча, коммуналь хезмәтләр өчен түләү бурычы наниматель өстендә. Ләкин практикада күпләр төрле сәбәпләр аркасында (төрле тормыш авырлыклары, рәсми эш булмавы яки җавапсызлык) түләүләрне кертми.
Идарә итүче компанияләр бурычларны өндерүдә кыенлыклар кичерә, чөнки гражданнарның кереме һәм мөлкәте булмаганда, бурычны суд аша кайтару мөмкин түгел. Бу проблеманы хәл итү өчен Министрлык «Бурычларны бетерү буенча юл картасы» эшләде, ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:
• Проблеманы хәл итүгә системалы килү;
• Эшкә урнашуда ярдәм итү;
• Бурычларны өлешләп түләү (реструктуризация) турында килешүләр төзү.
Әлеге «Юл картасы» беренче булып Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырылачак. Киңәшмәдә һәр проблемалы фатир буенча анализ ясарга карар ителде. Чаллыдагы пилот проекты йомгаклары буенча республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен бердәм эш алгоритмы эшләнәчәк.
Министр Фанил Әһлиуллин басым ясап әйткәнчә, максат — җәзалау түгел, ә ятимнәрнең торагын саклап калу һәм аларның финанс грамоталылыгын арттыру. Шулай да, әгәр кеше аңлы рәвештә түләүдән баш тартса һәм элемтәгә чыкмаса, закон нигезендә каралган барлык чаралар кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев