Татарстанда «Каршы полоса» операциясе башлана
5 марттан 18 мартка кадәр Татарстан Республикасында «Каршы полоса» профилактик операциясе узачак.
Соңгы ике айда төбәктә машиналарның каршы як полосага чыгуы аркасында 45 авария булган. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 21 кеше һәлак булган, ә 75 — җәрәхәтләр алган.
Мондый саннар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә. Чөнки йөртүчеләрнең үз-үзләрен тотышына аларның тормышлары гына түгел, пассажирларның һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең тормышлары да бәйле.
Кагыйдәләр нигезендә, рөхсәтсез каршы як полосага чыгу 7500 сум күләмендә штраф яки 4-6 айга хокукларыннан мәхрүм итү белән җәзалана. Кабат бозган очракта машина йөртүче бер елга хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда игътибарлы булырга, һава шартларын һәм трассаның торышын исәпкә алырга чакыра. Тәвәккәлләргә һәм чит кеше тормышы хисабына вакытны янга калдырырга тырышырга кирәкми. Кагыйдәләрне үтәү — гомерләрне саклап калуның нигезе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев