Татарстанда «Мирас» юнәлеше белән яңа «Күрше Фест» җәйге сезоны башлануы турында игълан иттеләр.
2026 елда «Күрше Фест» күршеләр дуслыгы фестивале үсешнең яңа этабына чыгачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Ул җәйге сезонны башлап җибәрү планнары турында сөйләде һәм мирас темасына багышланган махсус «Мирас» юнәлешен тәкъдим итте.
Ләйлә Фазлыева проект кысаларында гамәлгә ашырылучы халык инициативаларына игътибарлы булганнары өчен массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, җәйге һәм кышкы этапларны узган фестиваль үсешен дәвам итә һәм яңа мәгънәләр белән байый.
«Без барлык теләүчеләрне бу чарада катнашырга рәхим итәргә чакырабыз. Бу — игелекле, позитив һәм иҗади вакыйга», — дип ассызыклады ул. Проектның төп кыйммәтләре булып күршеләр дуслыгы, үзара хөрмәт һәм бергәләп үсеш алу кала.
Премьер-министр урынбасары фестивальне оештыруда халыкның роленә аерым тукталды. Аның әйтүенчә, инициативаларның зур өлеше турыдан-туры гражданнардан — гаиләләрдән, укучылардан, шәһәр һәм авылларның актив кешеләреннән килә. Нәкъ алар ишегалларында, паркларда һәм җәмәгать киңлекләрендә чараларны оештыручылар булып тора.
«Татарстан Республикасында яшәүчеләр — актив, талантлы кешеләр, алар үз инициативаларын тормышка ашырырга, бер-берсенә яхшы кәеф һәм уңай хис-бирергә омтылалар», — диде Ләйлә Фазлыева.
Ул билгеләп үткәнчә, мондый проектлар кешеләрне берләштерү һәм тотрыклы җирле җәмгыятьләр формалаштыру мәйданчыгына әверелә. Уткән сезоннар нәтиҗәләре буенча республикада инициатив төркемнәр барлыкка килгән, алар чаралар тәмамлангач та бергәлеген дәвам итәләр. Катнашучылар идеяләрне караудан алып аларны гамәлгә ашыруга кадәр юл үтәләр, шул ук вакытта төрле категориядәге кешеләрнең — балаларның, өлкәннәрнең һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның мәнфәгатьләрен исәпкә алалар.
Фазлыева актив кешеләрнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте һәм аларны республиканың «бриллиантлары» дип атады:
«Җир йөзе менә шундый игелекле, инициативалы кешеләрдә тора».
Шулай ук ул фестивальнең кышкы этабында катнашучыларның никадәр бирелеп эшләвен искә төшерде. Алар һава торышына карамыйча үз проектларын тормышка ашырганнар:
«Аларга салкын да, кар да куркыныч булмады».
2026 елда фестивальдә яңа юнәлеш — «Мирас» барлыкка киләчәк. Фазлыева аңлатканча, сүз халыкның бердәм инициативалары аша мәдәни һәм тарихи мирас формалаштыру турында бара.
«Без сезнең белән барыбыз да республикабызның мәдәни мирасын тудыруның бер өлеше икәнебезне аңлыйбыз», — дип билгеләп үтте ул.
Яңа сезон җәмәгать киңлекләрен үстерүгә, яңа идеяләрне һәм практикаларны хуплауга, шулай ук шәһәр һәм авылларда уңай мохит формалаштыруга юнәлтеләчәк. Фазлыева ышанычын белдергәнчә, мондый проектларда катнашу кешеләрдә тирә-юньгә карата җаваплылык тәрбияли һәм иҗтимагый элемтәләрне ныгыта.
«Кеше гомеренең асылы нәкъ иҗат итүдә, файда китерүдә», — дип ассызыклады ул.
Җәйге «Күрше Фест» фестивале Татарстанда күршеләр дуслыгын һәм җәмәгать инициативаларын үстерүгә юнәлтелгән проектлар сериясенең дәвамы булачак. Чараларда республиканың төрле районнарында яшәүчеләр катнашыр дип көтелә.
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев