Татарстанда сирена тавышларын ишетсәгез, нәрсә эшләргә?
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе искә төшерә: «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» сигналы — бу гражданнарга куркыныч яки гадәттән тыш хәл килеп чыгу турында хәбәр итү ысулы.

Ул түбәндәге чаралар ярдәмендә бирелергә мөмкин:
• сиреналар;
• кычкырткычлар (громкоговорительләр);
• телерадиотапшырулар;
• техник чараларның һәм транспортның өзек-өзек кычкырту тавышлары.
Сигнал бирелгәндә ничек эш итәргә?
Панкага бирелмәгез. Сигнал сезнең игътибарны җәлеп итү өчен бирелә.
Аңлатмаларны көтегез. Сиренадан соң һәрвакыт тревоганың сәбәпләре һәм алдагы эш итү тәртибе турында хәбәр булачак. Ул кычкырткычлар, телевидение һәм радио аша тапшырылачак.
Смартфоныгызны тикшерегез. РСЧС системасыннан һәм «МЧС России» мобиль кушымтасыннан хәбәрләр килүе кабызылган булуына инаныгыз — анда да мөһим мәгълүмат чыгарга мөмкин.
Инструкция буенча эш итегез. Ашыгыч хәбәрдә бирелгән барлык тәкъдимнәрне үтәгез.
Тирә-юньдәгеләрне кисәтегез. Бу мәгълүматны якыннарыгызга, күршеләрегезгә һәм танышларыгызга җиткерегез.
Хәбәр мөмкин кадәр күбрәк кеше ишетсен өчен берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев