Татарстанда тагын ике «Фермер утравы» эшли башлады — илдә мондый нокталарның гомуми саны йөздән артып китте
Татарстанда бүген «Фермер утравы» ике яңа сәүдә мәйданчыгы ачылды, дип хәбәр итә республиканың инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте.
Шуларның берсе, Биектау поселогында, Россиядә йөз беренче булды. Проект җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм зур булмаган азык-төлек компанияләренең продукциясен турыдан-туры сату өчен булдырылган.
Биектау районындагы мәйданчыкның операторы Минһаҗевлар гаиләсе булды: ир белән хатын һәм уллары Казандагы «утраучыклар» белән идарә итәләр. Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, бизнесның гаилә форматы, әгәр аның артында системалы дәүләт ярдәме торса, эре компанияләр өчен нигез була ала.
Мәйданчыкларны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нияз Хурамшин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, «утраучыклар» артык арадашчыларны алып ташлыйлар, ә татарстанлылар җирле фермерларның яңа җитештерелгән продукциясеннән файдалана алалар.
«Юбилей кибете нәкъ менә бездә барлыкка килде — Биектау районы өчен бу зур дәрәҗә, — дип ассызыклады район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Морат Булгаков. — Крестьяннар өчен тотрыклы сату каналы булдыру җиңел түгел, һәм сезнең җитештерүчене һәм кулланучыны берләштерә торган хезмәтегез чын мәгънәсендә мөһим».
Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сүзләренчә, челтәр идеясе 2024 елның августында «муниципаль инвестицион сәгатьләрдә» туган. Даими очрашулар шуны күрсәтте: хуҗалык итүнең кече формаларына эре кибетләрдә үз сәүдә нокталары кирәк. «Опора России» ның федераль ритейлерлар белән сөйләшүләреннән соң Татарстан проектның төбәк операторы статусын алды — ярты ел эчендә челтәргә дистәләгән супер — һәм гипермаркетлар кушылды.
«Фермер утраулары» дүрт вариантта эшләтеп җибәрелә: «кибеттә кибет», сәүдә үзәгендә аерым торган утрау, стационар булмаган сәүдә объекты-имобиль кибет. Инициатива «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проектының «МСП» федераль блогына керә һәм МСП Корпорациясе тарафыннан хуплана.
Татарстанда инде сигез нокта эшли; челтәр үсү белән тәэмин итүчеләр саны да арта — хәзер алар йөзгә якын. Иң күп катнашучылар Байлар Сабасыннан, Балтач, Кукмара, Кайбыч һәм Арча районнарыннан; проектка республиканың 11 муниципалитеты җәлеп ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев