Татарстанда Ураза бәйрәме көннәрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтергә куштылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 20 мартта, җомга көнне, изге Рамазан ае тәмамлана һәм төп мөселман бәйрәмнәренең берсе килә.
Шуңа бәйле рәвештә, ул бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә боерды.
Җирле администрация җитәкчеләре, Диния нәзарәтенең мөхтәсибәт вәкилләре һәм көч структуралары арасында хезмәттәшлекне оештыру йөкләнде. Аларның бурычы — мәчетләрдә һәм дин әһелләре күп җыелган башка урыннарда бәйрәм намазларын куркынычсыз үткәрү өчен комплекслы чаралар күрү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев