Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 1000нән артык чыршы утырттылар.
Татарстан Республикасының Лаеш районында Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаштылар.
Быел әлеге чара кысаларында Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган буынга рәхмәт билгесе буларак меңнән артык яшь чыршы үсентесе утыртылды.Бөтен ил буенча миллионнарча кешене берләштерүче бу акция тарихи хәтерне саклауга һәм патриотик кыйммәтләрне ныгытуга юнәлтелгән. Катнашучылар һәр үсенте янына Ватанны саклаган үз туганнарының һәм якыннарының исемнәре язылган истәлекле такталар урнаштырдылар.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт даны елында бу вакыйга аеруча зур әһәмияткә ия.
«Хәтер бакчасы — ул утыртылган агачлар гына түгел, ә геройларыбыз турындагы истәлекне саклау һәм урманнарыбызның киләчәгенә кертелгән өлеш тә.
Бу чарада төрле буын вәкилләренең, шул исәптән яшьләрнең дә катнашуы аеруча кыйммәтле», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Светлана Якупова.Катнашучылар сүзләренчә, мондый башлангычлар экологик культураны үстерүгә генә түгел, ә буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга да ярдәм итә, бабаларыбызның батырлыгын һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерә.
Чара шулай ук «Экологик иминлек» милли проектының тормышка ашырылуына да өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев