Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы эшләр хакында хәбәр итте.
📈 2026 елга планнар:
Ел ахырына кадәр төбәк һәм җирле әһәмияттәге 200 километрдан артык автомобиль юлын, шулай ук 600 пагонлы метрдан артык күпер корылмаларын файдалануга тапшыру күздә тотыла.
📍 Агломерацияләр буенча эшләрнең үтәлеше:
98,4%
Казан агломерациясе
Гудованцев һәм Александр Пархоменко урамнары ремонтланды. Казаннан өстәмә чыгу юлы — «Казан — Ырынбур» автомобиль юлы дублерын төзү буенча масштаблы проект тормышка ашырыла.
99%
Яр Чаллы агломерациясе
«Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт» автомобиль юлында комплекслы эшләр тәмамлана. Төбәк һәм җирле юлларның дистәләгән участогы норматив халәткә китерелде.
95%
Түбән Кама агломерациясе
Төп шәһәр магистральләрен ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Алар арасында — Җиңүнең 30 еллыгы һәм Әхтүбә урамнары бар.
Юллар белән беррәттән күперләрне дә норматив халәткә китерү эшләре бара (үтәлеш 92%). Яңа Чишмә районындагы Сәкинәс елгасы һәм Алабуга районындагы Туйма елгасы аша үтүче күперләргә капиталь ремонт тәмамланды.
Нет комментариев