Театр көнендә «Театральное Приволжье» фестивале җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
«Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале кысаларында афишалар һәм плакатлар конкурсы җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Ике ай дәвамында Идел буе федераль округы төбәкләрендә фестивальнең җиденче сезонына гаризалар кабул ителде. Татарстанлылардан барлыгы 271 гариза тапшырылган. Иң яшь катнашучыга — 6 яшь, ә иң өлкәненә 30 яшь тулган.
Конкурс катнашучыларына фестиваль финалистларының спектакльләре белән танышырга һәм үзләренә ошаган әсәргә иллюстрация ясарга тәкъдим ителде. Проект финалына Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 28 спектакль чыкты. Төбәк экспертлар жюрие балалар һәм яшьләр эшләре арасында 20 җиңүчене билгеләде.
«Театральное Приволжье» фестиваленең һәм сәнгать конкурсының җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү Бөтендөнья театр көнендә — 2026 елның 27 мартында узачак. Тантана туры эфир форматында, округның барлык төбәкләрен тоташтырып үткәреләчәк.
Балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев