«Транснефть — Прикамье» АҖдә Баш инженерлар советы узды
«Транснефть — Прикамье» акционерлык җәмгыятендә предприятие җитәкчелеге, район нефть үткәргеч идарәләренең баш инженерлары, нефть куу станцияләре нәчәлниклары, профильле хезмәт һәм бүлек җитәкчеләре катнашында Баш инженерлар советы утырышы узды.

Чараның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
2025 елда сәнәгать куркынычсызлыгы идарәсе системасының (СКИС) эшчәнлеге;
Производство контролен оештыру һәм тормышка ашыру;
Ростехнадзор органнары тарафыннан «Транснефть — Прикамье» АҖнең куркыныч производство объектларына карата уздырылган контроль чаралары нәтиҗәләре.
Утырыш барышында предприятиенең сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендәге эшчәнлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде. Системаның барлык процесслары тулы күләмдә башкарыла, 2025 елда аның эшенә йогынты ясаучы кимчелекләр ачыкланмаган. Шулай ук федераль кануннарның һәм норматив документларның җәмгыятьнең көндәлек эшчәнлегенә югары дәрәҗәдә үтеп керүе ассызыкланды.
Киңәшмә ахырында катнашучылар 2026 елга сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар планын карадылар һәм расладылар. Магистраль үткәргеч объектларының куркынычсызлыгын арттыру — «Транснефть — Прикамье» АҖ үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев