Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Укучылар профессияләр белән виртуаль чынбарлык ярдәмендә таныштылар

Сессиядә 7 мәгариф учреждениесеннән 140тан артык яшүсмер катнашты.


  Аның төп бурычы — укучыларны социаль өлкәдә эшләү белән кызыксындыру һәм булачак квалификацияле белгечләрне әзерләүдә ярдәм итү.
Тармакның эшчәнлеге турында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, Социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова һәм Казан дәүләт медицина университетының яшьләр сәясәте буенча проректоры вазыйфаларын башкаручы Артур Җәләев сөйләде.
Комплекслы һәм тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре укучыларга эштә кулланыла торган заманча җиһазларны күрсәттеләр. Балалар вак моториканы үстерү җайланмалары, өлкәннәрдә фикер функцияләрен тәэмин итү өчен төрле тренажерлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вертикализаторлар һәм башка җайланмалар белән таныштылар.
Укучыларның белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды. Алар сораулар бирделәр һәм социаль өлкәдә эшнең чынлыкта ничек булуын, кешеләрнең нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүен, хезмәткәрләрнең нинди бурычларны хәл итүен һәм нинди уңышларга ирешә алуын белделәр.
Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре укучыларга VR-күзлек ярдәмендә һөнәрләр белән танышырга тәкъдим иттеләр. Чара "Кадрлар"милли проекты кысаларында оештырылган.
Фото: ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев