Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Халыкара яшьләр фестиваленә Татарстан делегациясенә теркәлү дәвам итә

Татарстанда 2026 елның 11–17 сентябрендә Екатеринбургта узачак Халыкара яшьләр фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Регион яшьләренең бу масштаблы вакыйганың бер өлеше булу һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясау мөмкинлеге бар.

   

        Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә:
«Халыкара яшьләр фестивале безнең егетләргә һәм кызларга халыкара дәрәҗәдә үзләрен танытырга һәм глобаль яшьләр берлеге әгъзасы булырга мөмкинлек бирә. Татарстан өчен актив һәм сәләтле яшьләрнең мондый проектларда катнашуы һәм үз үсешләре өчен бу мөмкинлекләрне куллануы бик мөһим».
Фестиваль дөньяның 190 иленнән 10 мең катнашучыны — яшь лидерларны, экспертларны, фән, иҗат, спорт һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерәчәк. Татарстан традицион рәвештә иң актив делегацияләрнең берсен формалаштыра, аның составына 189 кеше керәчәк.
Теркәлү 30 апрельгә кадәр ачык. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр теләүче гариза тапшырып, сайлап алу этабын уза ала.
Катнашучыларны нәрсә көтә?
белем треклары;
экспертлар белән очрашулар;
халыкара проектлар өстендә эшләү;
тәҗрибә алмашу һәм төрле илләрнең мәдәнияте белән танышу.
Фестиваль яңа идеяләр, партнерлык һәм үз-үзеңне күрсәтү мәйданына әвереләчәк. Бу чара Бөтендөнья яшьләр фестивале традицияләрен дәвам итә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Ничек катнашырга?
Катнашучыларга таләпләр һәм сайлап алу этаплары турында тулырак мәгълүмат фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган. Татарстанны дөньякүләм мәйданда таныту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев