Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
төбәк яңалыклары

Хәтер агачлары: Татарстан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен дәвам итә

Татарстан Республикасы тарихи хәтерне саклауга һәм территорияләрне экологик төзекләндерүгә юнәлтелгән «Хәтер бакчасы» масштаблы проектына кабат кушылды.

Бу елны акция Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 81 еллыгына, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Сугышчан һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.
Әзерлек эшләре башланды
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сүзләренчә, чарага әзерлек тулы куәткә бара. Мәйданчыклар билгеләнгән һәм утырту материалы әзерләнгән. Акция традицион рәвештә апрель-май айларында республиканың урман фонды территорияләрендә һәм торак пунктларында узачак.
«Хәзерге вакытта без чараларны оештыру өстендә актив эшлибез, волонтерларны һәм партнерларны җәлеп итәбез. Төп бурычыбыз — бабаларыбызның батырлыгын мәңгеләштерү һәм экологик хәлне яхшыртуга өлеш кертү», — дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.
Катнашу масштабы таң калдыра
Уткән еллар эчендә бу акция Татарстанның мәдәни тормышының мөһим өлешенә әверелде. Мисал өчен, 2025 елда 1,5 миллион үсенте утыртылды, бу эшкә 30 меңнән артык кеше кушылды. Шулай итеп, республикада утыртылган үсемлекләрнең гомуми саны 4 миллионга җитте.
Бу юлы республика «Экологик иминлек» милли проектын яклап, утырту күләмен арттырырга планлаштыра. Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройлар хөрмәтенә мемориаль аллеялар булдыруга аерым игътибар биреләчәк.
Акциягә ничек кушылырга?
«Хәтер бакчасы» халыкара хәрәкәтендә һәр теләүче катнаша ала. Моның өчен оештыручының җирле бүлегенә мөрәҗәгать итү яки проектның рәсми сайтындагы мәгълүмат белән танышу да җитә.
Инициативага кушылыгыз һәм Ватаныбызның яшел мирасын булдыруга үз өлешегезне кертегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев