«Хатын-кыз фермер» халыкара конкурсы
2026 ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара хатын-кыз фермерлар елы дип игълан ителүе белән хатын-кызлар аграр хәрәкәте өчен истәлекле вакыйга булды. Бу ел дөнья авыл хуҗалыгы тотрыклылыгын тәэмин итүче гүзәл затларның хезмәтен тануга багышланган.
Елның иң якты вакыйгаларының берсе — «Хатын-кыз фермер» халыкара фотоконкурсы. Аны «Хатын-кызлар интернациональ берлеге» региональ иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) бүлекчәсе ярдәмендә оештыра.
Конкурсның максаты — гомерләрен уңыш үстерүгә һәм игенчелек традицияләрен саклауга багышлаган заманча авыл хатын-кызларының уникаль тарихларын һәм йөзләрен теркәп калдыру. Конкурс эшләре яшь белгечләрне авыл хуҗалыгында кадрларны үстерүгә юнәлтелгән «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проектында катнашырга рухландыра ала.
Профессиональ фотографлар, һәвәскәрләр һәм авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызлар үз фотосурәтләрен биш категориядә тәкъдим итә ала:
• Җирдәге портрет
• Хезмәт — сәнгать буларак
• Җир бүләкләре
• Традицияләр һәм заманчалык
• Гаилә фермасы
Гаризалар кабул итү 2026 елның 25 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу шартлары һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми порталында урнаштырылган: https://womenagriculture.org/
Бу уникаль проект мәдәни, социаль һәм икътисади якларны берләштерә һәм заманча аграр секторны үстерүдә хатын-кыз хезмәтенең мөһимлеген ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев