Үзәк яңалыклар

2025 елның беренче кварталында 78 татарстанлы ГТО билгеләре алды

Көмеш билгеләргә ия булучылар арасында бишесе — 55 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемнәре вәкилләре.

2025 елның беренче кварталында 78 татарстанлы ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын көмеш һәм бронза билгеләргә үтәде. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрлыгы үзенең бүләкләү турындагы боерыгында хәбәр итә.

Көмеш билгеләргә ия булучылар арасында бишесе-55 яшьтән өлкәнрәк яшь төркемнәре вәкилләре (XV-XVI баскычлар), ә икесе — 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар (I-II баскычлар).

Бронза билгеләрне 60-64 яшьлек ике пенсионер (XVI баскыч) һәм 6-7 яшьлек ике бала (I баскыч) алды.

ГТО комплексы Россиянең милли проектларының «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.


2025 елның беренче кварталында 78 татарстанлы ГТО билгеләре алды

Нет комментариев