«Абилимпикс» та катнашучылар остазлык темасы турында фикер алышты
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетында «түгәрәк өстәл«ләр узды, анда махсус хәрби операция ветераннары һәм «Абилимпикс» чемпионатында катнашучылар булды. Россия Геройлары һәм депутатлар белән алар мөһим һәм дулкынландыргыч мәсьәләләр турында фикер алыштылар, үз инициативаларын тәкъдим иттеләр.
«Россиядә остазлык институты: махсус хәрби операциядә катнашучыларның иҗтимагый үсештә яңа роле» темасына багышланган түгәрәк өстәл вакытында Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов, шулай ук Россия Герое, полковник Рөстәм Сәйфуллин чыгыш ясады. Моннан тыш, «Абилимпикс» хәрәкәтенең илкүләм үсеш үзәге җитәкчесе Альбина Бикбулатова да актив катнашты.
«Абилимпикс» — мондый беренче чемпионат, мәгариф форумы. Монда башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре катнашты. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны, бигрәк тә каты яраланган егетләрне, хезмәт тормышка кайтара«, — дип билгеләп үтте Рөстәм Сәйфуллин.
Ул укытучы-офицерлар белән башлангыч хәрби әзерлек совет практикасы турында искә төшерде.
«Хәзер „Туган илне саклау һәм иминлек нигезләре“ дигән яңа фән керттеләр. Мин егетләр — махсус хәрби операция ветераннары мәктәпләргә урнашып, бу фәнне алып баруның берничә мисалын беләм. Безнең бурыч — балалар үз геройларын белсеннәр өчен үрнәк булу. Яшьләр иң зур, иң күп милләтле һәм күп конфессияле илдә яшәве белән горурланырга тиеш», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев