«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистарту буенча эшләрнең икенче этабы башланды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде, бүлеп бирелгән акчаларны тигез һәм вакытында үзләштерүнең мөһимлеген ассызыклады.
«Милли проектлар кысаларында акчаларны үзләштерүне аерым билгеләп үтәсем килә, ул әлегә 36,5% тәшкил итә. Ел дәвамында акчаларны бертигез тотарга кирәк, бигрәк тә федераль акчалар кысаларында», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Россиядә барлык өлкәләргә кагылышлы яңа милли проектлар старт алды. Быел Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыруга 42,9 млрд. сум каралган, шуларның 23,4 млрд — федераль акчалар.
Аларның берсе — «Экологик иминлек» милли проекты. Әлеге милли проект кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс елгасын чистарту буенча эшләрнең икенче этабы башланды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан 2025-2027 елларда елганың үзәнен чистарту буенча 2,6 км озынлыктагы эшләрне башкаруга «Ядранстрой» ҖЧҖ белән дәүләт контракты төзелде. Эшләрнең гомуми бәясе 320 млн сум тәшкил итәчәк.
Проект заманча җиһазлар кулланып, су төбендәге катламнарны гидромеханик ысул белән бетерүне күздә тота. Ике ел элек Яр Чаллыда федераль акчалар хисабына Мәләкәскәне экологик тернәкләндерүнең беренче этабы уңышлы гамәлгә ашырылды, аның нәтиҗәсендә 1,5 км үзән чистартылды. Росводресурслар ярдәме белән шәһәрнең 500 меңнән артык кешесе өчен яшәү шартлары яхшыртылган.
Шулай ук 2025 елда «Россия суы» федераль проекты кысаларында Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү буенча 2021 елда башланган эшләрнең тәмамлануы көтелә. Моннан тыш, «Экологик иминлек» милли проектына якынча 23,2 км озынлыктагы Нокса елгасын һәм аның кушылдыкларын чистарту һәм эко-реабилитацияләү эшләрен кертү килештерелгән.Якынча сумма — 718,9 млн сум, эшләр 2028-2030 елларга билгеләнгән, әмма ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы проектны иртәрәк башлап җибәрү мөмкинлеге турында мәсьәләне тикшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев