Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

Татарстаннан Раил Шакирҗанов илнең иң яхшы яшелчәчеләре өчлегенә керде

Ул 300 мең сум күләмендә бүләк алган.

    Вологда өлкәсендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия конкурсына «Яшелчәче» номинациясендә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Арча районыннан Раил Шакирҗанов илнең иң яхшы яшелчәчеләре өчлегенә керде. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының «Яшелчәче» номинациясендәге федераль этабы «Хезмәт кешесе» төбәк проекты кысаларында оештырылды, ул «Кадрлар» милли проектының бер өлеше булып тора, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
  Конкурс ике көн Н. В.Верещагин исемендәге Вологда дәүләт сөтчелек хуҗалыгы академиясе базасында узды. Катнашучылар агрономия, селекция, үсемлекләрне яклау өлкәсендә тирән теоретик белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, аларны практикада да кулландылар. Эксперт жюри конкурсантларның авыл хуҗалыгында реаль эш шартларын чагылдырган катлаулы биремнәрне үтәү осталыгын бәяләде.

Абсолют җиңүче һәм бер миллион сум күләмендә төп призны Чуваш Республикасыннан Екатерина Авакумова яулады. Икенче урынны Вологда округының Майский поселогыннан КФХ башлыгы Алексей Свинцов алды. Өченче урында Татарстан Республикасыннан Раил Шакирҗанов. Раил Шакирҗанов 300 мең сум күләмендә бүләк алды. Бүләкләү тантанасы декабрьдә Мәскәүдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстаннан Раил Шакирҗанов илнең иң яхшы яшелчәчеләре өчлегенә керде