Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

Владимир Путин «Бу безнең гаилә«конкурсының икенче сезонына старт бирде

Быел төп тема «Россиянең мәдәни коды» булачак — үз гаиләсенең тарихы, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында хикәя.

Татарстан халкы «Бу безнең гаилә» конкурсының икенче сезонында катнаша алачак. Быел төп тема «Россиянең мәдәни коды» булачак — үз гаиләсенең тарихы, гаилә традицияләре һәм мавыгулары турында хикәя. Быелдан конкурс «Гаилә» милли проектына керә. 
Проектны эшләтеп җибәрүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады.

«Дәүләтнең бөтен социаль сәясәте гаилә һәм аның мәнфәгатьләре тирәсендә төзелергә тиеш. Мондый төрдәге конкурслар без эшләгән бар нәрсәне җанландыра, бу сәясәткә билгеле бер дәрәҗәдә эмоциональ уңай заряд бирә», — дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Үз гаиләңнең катнашуына гаризаны сайтта 27 июльгә кадәр бирергә мөмкин.
Өч һәм аннан да күбрәк буын вәкилләре булган дүрт һәм аннан да күбрәк кешедән торган гаилә командалары катнаша ала. Гаилә командасы составында 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге катнашучы булырга тиеш.

Конкурс берничә этаптан тора. Катнашучыларга проект сайтында гаилә аккаунты булдырырга һәм берничә иҗади һәм интеллектуаль биремне үтәргә кирәк булачак. Максималь санда балл җыйган гаиләләр округ ярымфиналына барачак. Анда округны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк гаиләләрне билгеләячәкләр. 

Икенче сезонда конкурсның приз фонды ике тапкыр арттырылды. Җиңүчеләр торак шартларын яхшырту өчен 5 миллион сумлык 60 сертификат алачак. Финалистлар Россия буйлап гаилә сәяхәтләренә чыгачак.

2024 елда конкурс финалына Татарстан Республикасыннан берьюлы алты гаилә үтте. ВДНХ мәйданчыгында финалга чыккан гаиләләр белән Россия Президенты очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Владимир Путин "Бу безнең гаилә«конкурсының икенче сезонына старт бирде