Атабай мәдәният йортында МХОга ярдәм йөзеннән челтәрләр үрү дәвам итә
2023 елның көзендә Атабай авылы мәдәният йортында МХО га ярдәм итү өчен челтәрләр үрү башлана.
Бу инициатива белән клуб мөдире чыга, халык шунда ук бу тәкъдимне хуплап күтәреп ала. Атабайда слесарь булып эшләүче Илдар Хәйруллин, оста ювелир кебек, челтәр үрү өчен махсус җайланма ясый.
Бу игелекле эшнең башында авыл халкы бик нык ярдәм итә. Бүген бу эшне армый-талмый мәдәният йорты хезмәткәрләре башкара. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән 103 челтәр үреп җибәрелгән инде. Аларның кайгыртучан куллары белән үрелгән челтәрләр безнең сугышчыларыбызны саклый.

Яшь буынның да мондый изге эшкә кушылырга теләве бик күңелле хәл. Челтәр үрү осталары балаларга челтәр үрү буенча мастер-класс үткәреп алырга да өлгерәләр.
Авыл халкы һәм юмарт иганәчеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыеп озатылган. Бу миссия кысаларында, элемтә өчен алты рация тапшырылган. Атабай мәдәният йортында эшләр хәзер дә туктамый, дәвам итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән зур йөрәкле кешеләребезгә рәхмәтебез чиксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев