Атабай: хәтер тасмасы — буыннарны бәйләүче җеп.
Атабай мәдәният йорты хезмәткәрләре «Георгий тасмасы» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылдылар, Бөек Җиңү истәлегенә буыннарны берләштерүче гомуммилли хәрәкәтнең бер өлеше булдылар.

«Георгий тасмасы» акциясе — ул символ гына түгел, ул үткән һәм хәзерге заман арасындагы бәйләүче җеп, үз гомерләре бәрабәренә тынычлык һәм ирекне саклап калучыларның батырлыгы турында искә төшерү.

Батырлык һәм ныклык гәүдәләнеше булган бу тасма һәркемне баш өстендәге тыныч күкнең бәясен истә тотарга һәм геройларны искә алырга чакыра.

— «Георгий тасмасы» акциясендә катнашу — безнең бурычыбыз, ветераннарга һәм Җиңүне якынайтучыларга рәхмәтебезне белдерү мөмкинлеге ул, — дип билгеләп үтте Атабай мәдәният йорты режиссеры Әлфия Якупова. — Без яшь буынның үз иленең тарихын истә тотуын, геройлары белән горурлануын һәм тыныч вакытның кадерен белүен телибез.

Акциягә кушылып, мәдәният хезмәткәрләре тасмалар тараттылар һәм символның әһәмияте, совет солдатларының батырлыгы, тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.

«Георгий тасмасы» акциясе — бердәмлек һәм горурлык символы, ул дөньяның сакларга кирәк булган нәзберек хәзинә булуын искә төшерә. Анда катнашу-тарихи хакыйкатьне саклауга һәм үсеп килүче буын йөрәкләрендә патриотизм тәрбияләүгә өлеш кертү ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев