Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Атабайда һәлак булган батырларны искә алдылар

Атабай, 9 май. Бүген Атабай авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг узды.

Чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар һәм 2016 елда Сүриядә хәрби бурычын үтәгәндә гомерен биргән Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлеген мәңгеләштерүче мемориал янында узды.

— Тынычлык һәм илебезне яклау өчен гомерләрен биргән һәркемгә мәңгелек хәтер, — дип яңгырады алып баручыларның, һәркемнең йөрәгенә үтеп кергән, сүзләре.
Бәйрәм һәм кайгы атмосферасын тарих белән аерым эмоциональ бәйләнеш тудырган сугыш еллары җырлары тулыландырды.

Чараның тантаналы булуын мактаулы каравыл ассызыклады.

Балаларның чыгышлары җыелучыларда аеруча зур тәэсир калдырды. Митингның яшь катнашучылары сәхнәгә берәүләре — солдат формасында, икенчеләре — чисталык һәм өмет символы булган ак костюмнарда чыктылар. Аларның илһамлы чыгышлары җиңеллек һәм очу хисе тудырды, һәлак булганнар турында истәлек символына әверелгән очучы торналарны искә төшерде.

Атабайда узган митинг район авылларында үз гомерләрен биргән батырлар истәлеген саклауның ачык мисалы булды. Чара совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгына һәм ил мәнфәгатьләрен яклаучы заман геройларына тирән ихтирам күрсәтте.

Күбрәк фотоларны түбәндә, мәкаләләр галереясендә карагыз. 
Фотоны Әлфия Яруллина бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Атабайда һәлак булган батырларны искә алдылар