Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Батыр тыл хезмәтчәннәренә Дан!

Тиздән халкыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.80 ел — ул бик күп кебек, әмма шул дәһшәтле еллар калдырган авыр, ямьсез кара буразналар әле бүген дә халык күңелендә төзәлеп бетмәгән тирән яра булып тора.

Бөек Ватан сугыш чорларында «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән девиз астында яшәгән, шул чорларлардагы барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән авылыбызнын тыл хезмәтчәннәре бармак белән генә санарлык калды. 

-1932 елгы чордашларым берседә калмады, 2 шәр сыйныф укыдык 35 әр бала , 2 шәр грузовой машина өсләрендэ утырып эшкә йөрдек,- дип искә төшерә Миннегайшә апа Мөбарәкшина.Әхмәтҗанова Галимә апанын быел юбилее булды 95 яшь, анын 2 улы 2 кызы, 8 оныгы, 10 оныкчыгы бар. 
Аналар... Күпме хәсрәт кичергәннәр алар. Ул вакытларда көн дә диярлек кара пичәтле хат килеп торган. Әмма халык бердәм булган,дошманга булган көчле нәфрәт,җиңүгә булган олы ышаныч аларны кайгылар алдында сынмаслык иткән.Язгы ташулар вакытында 35 әр километр ераклыктан җәяүләп колхозга орлык ташыганнар,7 шәр гектар урак урганнар,урман кисәргә, окоп казырга, сугыш үткән җирләрне җимерекләрдән арындырырга да йөргәннәр. Кыскасы ирләр дә күтәрә алмаслык бөтен авырлыкны хатын кыз җилкәсе күтәргән.Фронттагы ирләре, уллары, туганнары, авылдашлары туңмасын дип җылы бияләй,йон оекбашлар, шарфлар бәйләп җибәргәннәр. Аларның тамаклары тук булсын диеп булдыра алганны да алмаганны да эшләп, фронтка җибәрер өчен ат олауларына төяп, икмәк ташыганнар. Атлар арый торган булган, аларны алыштырганнар, ә кешеләр алышынмый эшләгәннәр. Менә шушы бердәмлек һәм тырышлык фронттагы сугышчыларга да көч биреп торган, дошманны тар-мар итеп Бөек Җиңүгә ирешергә зур этәргеч булган. 

Безгә шундый матур тормыш бүләк итеп калдырган батыр аналарга да , егет — кызларга да, батыр сугышчыларыбызга да тирән рәхмәтебезне белдереп, алар алдында башларыбызны иябез!

Пәрәү авыл мәдәният йорты директоры Фәридә Гомәрова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Батыр тыл хезмәтчәннәренә Дан!