Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Җиңү көнендә бабай яшертен генә күз яшьләрен сөртә иде

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ирина Наумова Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасы турында сөйли.

Минем бабам Наумов Сергей Григорьевич (30.09.1922 елгы) Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдән үк мобилизацияләнә һәм укчылар полкына җибәрелә. Бабай кече сержант була, ул, ил алдындагы бурычын үтәп, немец оккупантларына каршы фидакарьләрчә көрәште.
Сталинград өчен барган авыр сугышта бабай каты яралана. Аны госпитальгә озаталар, анда ул озак вакыт яшәү белән үлем арасында була. Бабай нык рухы, фронтка кайтырга һәм дошманнарны юк итәргә бик нык теләве аркасында исән калган.
Бабам II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан казанышлар өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң бабай аягында кыйпылчык бедән кайткан, шулай аның белән яшәгән дә.
9 Май бәйрәмен бабай бик ярата иде һәм ул көнне яшертен генә күз яшьләрен сөртә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү көнендә бабай яшертен генә күз яшьләрен сөртә иде