Җиңүгә 80 ел: Олы Кабан җирлеге геройларны хөрмәт итә
Җиңү Көнендә, 2025 елның 9 маенда, Олы Кабан җирлегендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды.

Халык Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларына һәйкәл янына җыелды. Гаиләләр белән, балалар белән килдек.

Күпләр кулларына сугыш ветераннары-туганнарының портретларын тоткан.

Чыгыш ясаучылар фашистлар Германиясен җиңүдә Советлар Союзының ролен билгеләп үттеләр:
— Совет халкының бердәмлеге һәм фидакарьлеге булмаса, җиңү мөмкин булмас иде.

Һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары монумент итәгенә чәчәкләр салдылар.

Без ата- бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез! Җиңү көне белән!

Күбрәк фотоларны түбәндә, Ммкаләләр галереясендә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев