Калуга өлкәсендә 1942 елда һәлак булган якташыбызның җәсәден яңадан күмү булачак
Калуга өлкәсенең Износковский районында эзләүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган Татарстанда туган 42 кешенең җәсәден тапкан һәм идентификацияләгән. Алар арасында — Лаеш районында яшәгән Яруллин Каюм да бар.

2024 елда үткәрелгән киң күләмле эзләү чаралары барышында 1250 солдат һәм офицер калдыгы табылган.
Бу район 1942 елның февралендә Захаров операциясенең каты сугышлар аренасы була. Ул чакта генерал-лейтенант М.Г.Ефремов җитәкчелегендәге 33 нче армия, П. А. Белов җитәкчелегендәге 1 нче гвардия кавалерия корпусы һәм генерал А. Ф. Казанкинның 4 нче һава-десант корпусы камалыш боҗрасын өзәргә омтылалар.
Эзләү эшләре «Россия Табигый фәннәр академиясе» (РАЕН) гомумроссия иҗтимагый оешмасы составына керүче «ВПК Прорыв» берләшмәсе тарафыннан үткәрелде. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә күп онытылган исемнәр кире кайтачак.
«Табылган һәр солдат-тарихның торгызылган бите, безнең ата-бабаларыбыз тыныч күк йөзе өчен түләгән бәя турында искә төшерү», — ди РАЕН әгъзасы Александр Туманов.
Һәлак булганнан соң 80 елдан артык вакыт узгач исемнәре билгеле булган һәлак булучылар арасында — татар кешесе Татар Янтыгы авылыннан Яруллин Каюм бар.
— Яруллин Каюм миңа бабай, — дип сөйли аның оныгы Мөслимә Яруллина. — Миңа Лаеш районы хәрби комиссариатыннан шалтыраттылар һәм бабайның мәетен тапканнарын әйттеләр. Бабай сугышка киткәндә, әтиемә нибары биш яшь булган. Шуңа күрә, кызганычка каршы, ул үзенең әтисен хәтерләми һәм миңа аның турында берни дә сөйләми иде. Фотографияләр дә калмады... Эзләүчеләргә рәхмәт. Эзләделәр, таптылар бит.
Каюм Яруллин һәлак булган, әмма аның нәселе дәвам итә. Татарстанда аның ике оныгы — Татар Янтыгында Мөслимә яши, ә Тәслимә — Казанда, дүрт оныкчыгы, оныкчыкларының биш балалары бар. Ә тиздән җиңүче сугышчының тагын бер варисы туачак.
Мөслимә белән Тәслимә бабаларын күмү тантанасына, кызганычка каршы, бара алмаячаклар.
Геройларның калдыкларын җиргә тапшыру 2025 елның 5 маенда «Ивановск кыры» хәрби мемориалында узачак. Тантанада Татарстан хөкүмәте вәкилләре, ветераннар һәм һәлак булганнарның туганнары катнашыр дип көтелә.
Бу табыш Бөек Ватан сугышы тарихы һәм хәтере өчен бик зур әһәмияткә ия. Һәлак булган Ватанны саклаучыларның исемнәрен кайтару — ул аларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү һәм туганнарына якыннарының язмышы турында белү мөмкинлеге.
Бу шулай ук тынычлыкны саклауның мөһимлеге һәм үткәндәге фаҗигале вакыйгаларның кабатлануына юл куймау турында искә төшерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев