Лаеш балалары МХОда катнашучыларга өчпочмаклы хат яздылар
Балалар өйдә социаль хезмәт күрсәтүче ветераннарга Җиңү хатлары язуда катнаштылар, шулай ук МХО зонасына өчпочмак хатлары яздылар.

«Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү алучылар өчен «Җиңү хатлары», «Солдатка хат» акцияләрен оештырдылар.

Балалар үзләренең хатларында ветераннарга ныклы сәламәтлек теләделәр, хәрби бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт белдерделәр. Аларга тыныч күк йөзе, сугышчан бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм солдатларның исән-сау кайтуларын теләделәр.
Фото: «Алтын көз» үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев