Лаеш ягы музее бинасында Тимур Камалетдинов һәм Михаил Захаров фотографияләре күргәзмәсе
Фотохәбәрче Михаил Захаров Лаешка үз күргәзмәсен алып килде. Күргәзмә «МХО шаһит күзләре белән» дип атала

Авторның фотосы
Фотографик полотнолардан безгә Лисичанск һәм Рубежныйда яшәүчеләрнең арыган күзләре карый, безне яраланган һәм канга баткан сугышчы сурәте сызландыра, безне җимерелгән биналар һәм архитектура һәйкәлләре күренеше тетрәндерә — аларга карап үткәндә битараф калырга мөмкин түгел.
Ләкин вәзгыятьнең фаҗигале булуына карамастан, авторларның эшләре якты ышаныч, оптимизм һәм яхшылыкка өмет белән сугарылган. Хәтта сугыш шартларында да, салкын, пычрак, дымлы һәм су җитмәгәндә дә, безнең кешеләр елмаюларын, көлүләрен, бер-берсенә ярдәм итүләрен дәвам итәләр — яшәүләрен дәвам итәләр!
Волонтерларның көндәлек тормышын сурәтләгән фотосурәтләрдән игелек һәм тугрылык бөркелә. Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүче сугышчыларыбызның буйсынмаучан йөзләрен күргәч, күңелләр горурлык белән тула.
Барлык фотосурәтләр вакыйга урыныннан — фронттан һәм фронт яны зонасыннан төшерелгән. Бу полотноларда сугышның чын йөзе сурәтләнгән. Бу күргәзмәдз һәркемгә булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев