Лаеш ягы музеена Мамай курганыннан туфрак салынган капсула бүләк иттеләр
«Союз»Чернобыль» Волгоград өлкә иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе ярдәмчесе, Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Владимир Любченко Сугышчан дан музее кунагы булды.

Владимир Петрович Лаешка берничә тапкыр килгән һәм Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музееның күптәнге дусты булып тора. Узган ел ул музейның яңа бинасында беренче кунакларның берсе булды.

Быел музей директоры Фәридә Мортазина Волгоградтан килгән кунак өчен Сугышчан дан музее буйлап экскурсия уздырды. Аерым алганда, Фәридә Гафиулла кызы кунакка күптән түгел ачылган махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозицияне күрсәтте. Ә Владимир Петрович, үз чиратында, Лаешка буш кул белән килмәде. Музейга аның бүләге Сталинград сугышы вакытында иң канлы сугышлар барган Мамай курганыннан туфрак тутырылган капсула булды.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев