Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш интернат-мәктәбе укучылары өлкәннәр өчен пансионатта концерт куйдылар

Балалар Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт номерлары күрсәттеләр.

Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр өлкәннәр өчен «Добрые истории» пансионатында кунакта булдылар.

Балалар тарафыннан өлкәннәр өчен оештырылган концерт шатлык китерде һәм буыннар арасында аралашуның үзенчәлекле атмосферасын тудырды. Мондый чаралар яшьләр һәм өлкәннәр арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә, аларга хис-кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Балаларны өстәмә белем бирү педагоглары Татьяна Ватомова һәм Галина Григорьева әзерләде. Концерт программасын мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ксения Гордеева алып барды.

Фото: Татарстан Республикасының балачак навигаторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш интернат-мәктәбе укучылары өлкәннәр өчен пансионатта концерт куйдылар