Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районы командасы «Аҗаган 2.0» региональ этабында җиңү яулады

Академик В.И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбенең «Пламя» хәрби-патриотик клубының кече группа командасы «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының республика этабында җиңү яулады.

«Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабы Биектау районындагы «Байтик» балаларны савыктыру лагере базасында узды. Чарада Татарстанның җиде районыннан: Мамадыш, Лаеш, Лениногорск, Зеленодольск, Алексеевск, шулай ук Яр Чаллы һәм Казаннан кече яшь категориясе командалары катнашты.

Уен кысаларында яшь уенчылар этаплар буенча маршрут битләре буйлап алга бардылар һәм строй әзерлегендә, «Снайпер» ярышларында ярыштылар. Алар Ватан тарихы һәм гомумхәрби грамоталылык белемнәрен күрсәттеләр, тактик каршылыклар полосасын үттеләр. Һәр этапта катнашучылар югары физик әзерлек күрсәтеп, бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Уен нәтиҗәләре буенча «Пламя» ВПК командасы кече яшь категориясендә беренче урынны алды. Якташларыбыз биш беренче һәм ике өченче урынны яуладылар. Яшь патриотларның остазы — тәрбия буенча директор киңәшчесе Владимир Чуприн. Шулай ук балаларга конкурска әзерләнергә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эмма Хәсәнова һәм сыйныф җитәкчесе Альбина Хәйруллина булышты.

Хәрби-патриотик уенда катнашучыларның барысы да Ватаныбыз патриотлары, республиканың иҗтимагый тормышында битараф булмаган һәм актив катнашучылар икәнлекләрен исбатладылар.
Фото: Лаеш районының балачак навигаторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы командасы «Аҗаган 2.0» региональ этабында җиңү яулады