Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районы театр артистлары «Идел йолдызчыклары» исеменә лаек булдылар

Пәрәү мәктәбе укучылары «Идел йолдызлары» өченче төбәкара татар мәдәнияте фестивалендә чыгыш ясадылар.

Фестиваль Саратовта П.А.Столыпин исемендәге Идел буе идарә институтының актлар залында узды. Аны Советлар Союзы Герое Г.Г. Рамаев исемендәге Милли (татар) гимназия оештыра. Быелгы фестиваль ике мөһим вакыйгага — Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Россиянең алты төбәге вәкилләре тарихыбызның данлы сәхифәләрен искә алу, Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү һәм Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу өчен бергә җыелдылар. Шулай ук дистанцион форматта Саратов өлкәсенең татар милли компоненты булган тагын биш мәктәбе вәкилләре катнашты.

Өч сәгатькә якын барлык жанрларның яшь артистлары — җырчылар һәм биючеләр, театр коллективлары һәм музыкаль солистлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйрәм бөек Россия халыкларының бердәмлеге, рухы һәм дуслыгы, буыннар дәвамлылыгы символына әверелде. Фестивальдә катнашучыларның һәркайсы илһам һәм аралашу шатлыгы алды.

Саратовтагы фестивальдә Татарстан Республикасы данын Пәрәү мәктәбе вәкилләре яклады. Аның нәтиҗәләре буенча «Умырзая» театр коллективы «Татар телендә театр куелышы» номинациясендә гран-при иясе булды. Ә Рәмзия Шәрәфиева һәм «Сәйлә» бию коллективы үз номинацияләрендә лауреат булдылар.

Сәнгать бәйрәме тәмамланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша!
Фото: Пәрәү мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы театр артистлары «Идел йолдызчыклары» исеменә лаек булдылар