Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районында 94 яшьлек тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котладылар

Ташкирмәндә тыл хезмәтчәне Алексей Кормачевка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына бүләк һәм истәлекле открытка тапшырдылар.

Алексей Степанович 1930 елның 22 маенда Ташкирмән авылында туа. Күп балалы гаиләдә дүрт бала үсә. Алексей Степанович — иң кечесе. Аңа нибары ике яшь булганда әнисе вафат була, шуңа күрә ул аны бөтенләй хәтерләми. Әтисе икенче тапкыр өйләнә — өч балалы хатынны ала. Шуңа күрә Алексей һәм аның абыйлары апалары олы апасы Агафья попечительлегендә калалар.
Аның хезмәт эшчәнлеге 12 яшендә башлана: 1942 елда көтүче булып эшли башлый. 1950 елда армиягә алалар, Кытай чигендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң ташчы, балта остасы, мич чыгаручы була. Леспромхозда, Лаеш балык заводының Ташкирмән балык участогында балыкчы, аннары склад мөдире булып эшли. Соңгы елларда лаеклы ялга чыгар алдыннан «Мешенский» совхозында экспедитор булып эшли. Гомуми хезмәт стажы-38 ел.
1954 елда Алексей Степанович Ташкирмән мәктәбендә техничка булып эшләгән Мария Андреевнага өйләнә. Кызганычка каршы, 2005 елда ул вафат була. Ирле-хатынлы Кармачевлар 51 ел бергә яшиләр. Өч ул үстерәләр.
Алексей Степанович килене Любовь Гурьевна (урта улы Павелның тол хатыны) белән яши. Ул-җиде оныгы һәм унике оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәт ителгән бабай. Хезмәт казанышлары өчен Алексей Степанович юбилей медальләре белән бүләкләнде, "Хезмәт ветераны"исеменә лаек булды.
Ветеранны якынлашып килүче Җиңү юбилее белән Макаровка авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Валентина Портнова, мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ирина Бустыбанова һәм алтынчы сыйныф укучылары — Яшь армиячеләр Регина Минһаҗетдинова һәм Полина Шумова котладылар. Алар авылдашларына сугыш елларындагы батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр. Сезнең алда баш иябез!
Фото: Ташкирмән мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында 94 яшьлек тыл хезмәтчәнен Җиңү көне белән котладылар