Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районында яшәүчеләр уртак эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертәләр

Г. Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең ата-аналары, укучылары, педагоглары изге эшкә — МХОда катнашучыларга ярдәм итүгә үз өлешләрен керттеләр.


 

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Инесса Гыйбадуллина һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе Людмила Шерстнева җитәкчелегендә укучылар, ата-аналар һәм педагоглар көчләрен берләштереп, социаль әһәмияткә ия эштә актив катнаштылар.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан сокурылылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле ярдәм җыйдылар, хатлар яздылар һәм сугышчыларыбызга открыткалар ясадылар. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары үзләренең остазлары белән инициатива күрсәттеләр һәм посылкалар формалаштыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алдылар.

Гуманитар йөк «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия фондына тапшырылды. Җиңү көне уңаеннан ярдәм итү миссиясе үтәлде һәм йөк билгеләнгән урынга җиткерелде.

Фото: Г. Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында яшәүчеләр уртак эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертәләр