Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районында МХОда катнашучылар өчен яңа ел бүләкләре әзерлиләр

Яңа елга кадәр тагын өч атнадан артык вакыт бар әле, ә Ватанны саклаучылар өчен бүләкләр җыелган инде.

М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбе укучылары, ата-аналары һәм укытучылары хәзер махсус хәрби операция зонасында булган солдатларыбызга посылка җыйдылар.

Хәйрия акциясе балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде. Уртак тырышлык белән берничә көн эчендә Яңа ел бүләкләре салынган берничә тартма җыя алдылар. МХО зонасына габишлылар җылы әйберләр, тәм-томнар, консервлар, беренчел кирәк-яраклар җибәрделәр.

Балалар рәхмәт сүзләре һәм иң җылы, иң назлы теләкләр белән хатлар яздылар. Солдатларга һәм офицерларга исәнлек-саулык һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Безнең геройларны күптән көтелгән җиңү белән өйдә бик көтәләр!

Фото: М. Ә. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев