Лаеш районында Ватанны саклаучылар көнен спорт бәйрәме белән билгеләп үттеләр
Иң көчлеләр һәм батырлар бәйрәмен Кече Елга мәктәбендә спорт белән билгеләп үттеләр.

Мәктәпнең спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» узды. Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Ярышларның программасы бай булды. Ул берничә эстафетадан торды. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен зур спорт бердәм гаиләсе итеп хис итә алдылар.

Ә Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык кысаларында шахмат һәм шашка турниры узды. Анда мәктәп директоры Миңнехан Вәлиуллин да катнашты.

Бәйрәм мавыктыргыч булды, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды.
Фото: Кече Елга мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев