Лаеш районыннан гаилә Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә булды
Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды.

Чакырылган кунаклар арасында Лаеш районыннан, тормыш итүләренең 25 еллыгын билгеләп үтүче, Шишмаровлар гаиләсе дә бар иде. Аларны бурычка һәм традицион кыйммәтләргә тугрылык үрнәге дип атарга мөмкин.
Гаилә башлыгы — махсус хәрби операциядә катнашучы. «За боевые отличия», «За освобождение Донбасса» медальләре белән бүләкләнгән. Аның хатыны 27 ел Башкарма комитетта хисапчы булып эшли, район башлыгының һәм «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Гаилә ике бала тәрбияләп үстерә. Олы уллары КФУда аспирантурада укый, ә кызлары — 11 сыйныф укучысы. МХО уздыру башланганнан бирле гаилә фронтка актив ярдәм итә. Алар гуманитар ярдәм җибәрәләр, маскировка челтәрләрен үрәләр һәм аптечкаларны комплектлыйлар.
— Быел — Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында балаларны сугыш геройлары һәм замандашлары үрнәгендә тәрбияләү, күпмилләтле илебезгә хас булган традицион кыйммәтләрне трансляцияләү аеруча мөһим. Илебез дәрәҗәсен саклап калырга әзер булган чын яклаучылар, уллар үстергән барлык аналарга да түбәнчелек белән баш иябез. МХОда катнашучы сугышчыларның хатыннарына һәм гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең ныклыгыгыз, сабырлыгыгыз, ярдәмегез сугышчыларга үз бурычларын лаеклы үтәргә булыша, сез — аларның нык тылы һәм илһамы, — диде Рөстәм Нургали улы, чакырылганнарга мөрәҗәгать итеп.
Ул барысына да чын күңелдән гаилә иминлеге, тынычлык, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев