Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районының Сокуры авылында Җиңүнең 80 еллыгына стела кую планлаштырыла

Биеклеге биш метр чамасы булган истәлекле билгене Державин урамындагы скверда урнаштырачаклар.

Стела төзү инициативасы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Гибиннан чыккан. Сокуры халкының инициатив төркеме авылның төп мәйданында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү идеясен тәкъдим итте.
-Безнең идеяне Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та хуплады, — дип сөйләде проектны башлап җибәрүчеләрнең берсе, эшмәкәр Эдуард Камалетдинов. — Якын арада булачак стелага нигез салу эшен башларга ниятлибез.

Эдуард Салихович булачак һәйкәлнең эскизларын күрсәтте. Бу биш метр биеклектәге металлдан ясалган, биш очлы йолдыз рәвешендәге, торналар скульптуралары белән бизәлгән монумент булачак. Тәүлекнең караңгы вакытында ул яктыртылачак, Мәңгелек ут образы тудырачак.
Евгений Александрович һәм Эдуард Салих улы МХОның актив волонтерлары. Алар берничә тапкыр махсус хәрби операция уздыру зонасына гуманитар йөкләр җибәргәннәр, госпитальләрдә дәваланучы сугышчыларга ярдәм итәләр, яраланып өйләренә кайткан егетләргә ярдәм күрсәтәләр.

Яңа монументны ачу 2025 елның 9 маена планлаштырыла, ул вакытта бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәчәк. Инициативалы авыл халкының планында — махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган тагын бер стела төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының Сокуры авылында Җиңүнең 80 еллыгына стела кую планлаштырыла