Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаеш районының Хәерби авылында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы авылдашларына һәйкәл ачылды

Бер монументта Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугышта катнашучыларның һәм МХОда һәлак булганнарның исемнәре мәңгеләштерелгән.

«Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дигән сүзләр язылган кара гранит монументны авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда рус һәм татар телләрендә урнаштырдылар.

Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан, Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәгән, шулай ук махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарның исемнәре уеп язылган. Һәйкәл каршында зур булмаган сквер ясаганнар, эскәмияләр һәм фонарьлар урнаштырганнар.

Кызыл тасманы кисү хокукы Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһановага, КФХ башлыгына, проект инициаторы Радик Вафинга, Хәерби җирлеге башлыгы Рамил Зиннәтуллинга һәм подрядчы компания директоры Мингәрәй Насыйбуллинга бирелде.

— Бүген бу урында булу бик дулкынландыргыч. Һәйкәл булдыруга үз өлешен керткән һәркем моны зур ярату белән эшләде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көнендә дошманны тар-мар итүгә үз өлешләрен керткәннәргә зур рәхмәт әйтәсе килә, — Татьяна Петровна һәйкәл ачылуны тарихи мизгел дип атады.

Радик Кадыйр улы сөйләвенчә, Хәерби авыл җирлегенең 320 кешесе Бөек Ватан сугышы елларында сугыш кырларын узган. Шуларның 138е генә өйләренә кайткан.

— — Без фронтта һәлак булганнарның гына түгел, сугыштан соң Ватан файдасына эшләгән кешеләрнең дә исемнәрен мәңгеләштердек. Әфган сугышын узган һәм МХО зонасында һәлак булганнар турында да онытмадык. Без егетләребез тиздән исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтачакларына ышанабыз, — диде ул.

Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдә катнашучыларның барысы да Лаеш районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Ачылу тантанасы зур булмаган концерт белән тәмамланды, анда сугыш еллары җырлары һәм шигырьләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының Хәерби авылында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы авылдашларына һәйкәл ачылды