Лаеш шәһәренең Җиңү паркында митинг булды
Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең истәлеге кешеләр йөрәгендә яшәргә тиеш.

Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган митинг узды. Бу көн хәрби бурычларын намус белән үтәгән ватандашларыбызның батырлык һәм каһарманлык символына әверелде.
Митингка Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Лаеш районы җитәкчелеге вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәребез халкы җыелды. Алар барысы да сугыш сынауларын кичерүчеләргә хөрмәт күрсәтергә, батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерергә килделәр.
Митинг Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды, бу чарага аеруча зур тантана һәм әһәмият бирде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лаеш районыннан Әфган сугышына 133 кеше киткән. Бүген районда 84 Әфган ветераны яши, алар үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.
«Кадерле ветераннар!
Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез! Батырлыгыгыз, антыгызга тугрылыгыгыз, бүген дә яшьләр һәм район өчен терәк булып калуыгыз өчен рәхмәт. Сәламәтлек, иминлек һәм көч сезгә! Без сезнең белән горурланабыз!»- дип мөрәҗәгать итте ветераннарга район башлыгы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов.
Ветераннар советы рәисе Сергей Косарев үзенең сугышчан иптәшләренә мөрәҗәгать итте. Ул аларга сәламәтлек, иминлек теләде һәм сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаганнарны истә тотарга чакырды.
Лаеш шәһәре халкы һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.
2025 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев