Лаеш спортчылары туган шәһәрләре буйлап квест-поход ясадылар
«Белогорье» Яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тарихи квест-походы оештырылды.

Походта Лаеш шәһәренең комплекслы спорт мәктәбенең тимераякта шуу спорты бүлегендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Маршрут буенча барганда, балалар биремнәрне һәм шифрларны чиштеләр. Балалар Айрат Ханнанов әзерләгән барлык биремнәрне үтәделәр.

Квест вакытында балалар Лаеш районында туганнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белделәр. Ахырда балаларны кыр боткасы көтә иде.

Бу квест-поход тарихка сәяхәт кенә түгел, балалар өчен батырлык, намус һәм патриотизмның мөһим дәресе дә булды.
Фото "«Белогорье» яшьләр үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев