Лаешның 2нче мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары ФСБ офицерлары белән таныштылар
Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте вәкилләре Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбендә булдылар.
Очрашу 9-11 сыйныф укучыларының һөнәри юнәлешен билгеләүгә юнәлдерелгән иде. Офицерлар федераль куркынычсызлык хезмәтендә һәм чиктә эшнең өстенлекләре турында сөйләделәр, чик буе гаскәрләрендә һәм уку йортларында хезмәт итү турындагы видеоны күрсәттеләр.
Ватан алдында җаваплылык һәм мораль бурыч мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Президент Владимир Путинның цитатасын китерделәр: «Чик сакчысы — хезмәт кенә түгел, чик сакчысы — язмыш ул»
Мондый чаралар укучыларга һөнәри үсеш перспективаларын аңларга һәм кирәкле һөнәрләр турында күзаллау формалаштырырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев