Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Лаешта сигезенче мәртәбә «Җиңү язы» фестивале узды

Үзәк китапханәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү язы» VII район фестивале узды.

Конкурста балалар да, өлкән буын да катнашты. Атаклы шагыйрьләрнең Бөек Ватан сугышы, совет солдатларының фашистларны җиңүе турындагы шигырьләре, шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләре яңгырады.

«Артистлар» балалар театр студиясе «Балалар йортлары» спектаклен күрсәтте, анда катнашучылар ата-анасыз калган ятим балаларны уйнады. «Берлиндагы казаклар» музыкаль-бию композициясе белән «Берегиня» халык гаилә фольклор ансамбле рәхмәтле тамашачылардан көчле алкышлар алды. Сугыш турында гармун һәм гитара астында җырлар яңгырады, Бөек Ватан сугышы турында фестивальдә катнашучылар төшергән видеороликлар күрсәтелде.

Һәр катнашучы үз күңеленең бер өлешен салды, һәр укуда һәлак булган геройларыбызга горурлык, рәхмәт хисләре яңгырады.
Фото: Опарина Р.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта сигезенче мәртәбә «Җиңү язы» фестивале узды