Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Татар Янтыгы авылында «Хәтер якты, мәнгелек булсын!» дип исемләнгән тантаналы митинг узды

Бүген Татар Янтыгы авылында Бөек Ватан сугышында һәләк булганнар истәлегенә быел яңартылган обелиск янында Бөек Жиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер якты, мәнгелек булсын!!» дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга сугыш чоры балалары, Татар Янтыгы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар коллективы, җирле халык җыелган иде.

Митингта авыл җирлеге башлыгы Гильманов Альфред Тәлгать улы һәм Лаеш муниципаль районы сатып алу комитеты бүлеге җитәкчесе Нургалиев Рөстәм Рәис улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар.

Мәктәп укучылары, килгән кунаклар авылның ветераннар советы рәисе Лукина Гөлнур Габдулла кызының дәһшәтле сугыш турында истәлекләрен сөйләп үттеләр.

Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар.

Бәйрәмгә килгән һәркем бер-берсе белән аралашып, илләребез тыныч булуын теләп, бәйрәм рухы алып өйләренә таралыштылар.

Фотолар һәм видео: Татар Янтыгы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Янтыгы авылында «Хәтер якты, мәнгелек булсын!» дип исемләнгән тантаналы митинг узды