Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Ватанны саклаучылар елы һәм Җиңүнең 80 еллыгы

Үз теләкләре белән Лаеш районына агач утыртырга килгәннәр

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе меңләгән иреклеләрне берләштерде.

«Хәтер бакчасы» акциясе Россия Президенты йөкләмәсе буенча «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. 2025 елда ул дөньяның 30 илендә уза, дип хәбәр ителә. Аның максаты элеккечә кала-Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр солдат истәлегенә 27 миллион агач утырту. Бу-Россиянең урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга ярдәм итә торган табигать турында кайгырту ысулы. Акция әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Лаеш районында быел нарат һәм чыршы үсентеләре утырту өчен ике участок бүлеп бирелгән. Беренчесе Матюшино участок урманчылыгында Вороновка авылы янында урнашкан. Монда ТР Фәннәр академиясе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре агач утыртты. Табигатьне саклау акциясендә алар инде беренче ел гына катнашмый. Күпләрнең гаиләләре белән килүен күреп, буыннар бәйләнеше сизелә. Күп кенә мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналарына туган илебезнең табигый ресурсларын торгызуда ярдәм иткәннәр.

Пиголи авылы янында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм Татарстанның КФҮ коллективы урман утыртты. «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашучының әйтүенчә, алар моны беренче тапкыр гына эшләмиләр, һәрвакыт теләп һәм аңлап эшлиләр: «Без булмаячакбыз, ә кулларыбызның энергиясен без утырткан урманнар истә тотачак һәм киләчәк буыннарны сөендерәчәк». Ә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре өстәп әйтәләр: «Мондый ысулның хәтере уникаль, күп дәрәҗәле. Агачлар күп һәм озак „хәтерлиләр“. Наратлар һәм чыршылар уңай шартларда бер генә гасыр яшәми»

Берничә сәгать нәтиҗәле эш барышында меңләгән яшь агач утыртылды. Акциядә катнашучылар үз эшләрен игелекле дип атадылар. Өстәвенә, бу коллективны уртак максат белән берләштерү һәм саф һавада вакытны файдалы уздыру өчен менә дигән ысул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз теләкләре белән Лаеш районына агач утыртырга килгәннәр