Лаеш районы эзтабарлары Түбән Камада «Хәтер маршы» нда катнаша
Академик В.И. Андреев исемендәге Олы Кабан мәктәбенең «Ялкын» эзләү отряды яшь армиячеләре Түбән Кама мәктәпләре укучылары алдында чыгыш ясадылар.

«Хәтер маршы» — Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгына багышланган акцияләрнең берсе. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Түбән Камада «Хәтер маршы » Бөек Ватан сугышы елларында немец-фашист илбасарлары белән тигезсез сугышта һәлак булган Татарстан АССРның 80 нче чаңгычылар батальонына багышланган тантаналы митингтан башланды. Чарада Түбән Кама администрациясе әгъзалары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, структур оешмалар вәкилләре, шәһәрнең хәрби комиссары, ветераннар советы, МХО катнашучылары, эзләнүчеләр, яшьләр оешмалары һ. б. катнашты.

Аннары «Хәтер маршы» нда катнашучылар чыгыш ясау өчен мәктәпләргә таралдылар. Олы Кабан яшь армиячеләре Татарстанда һәм Россиядә эзләнү хәрәкәте турында лекция укыдылар. Алар шулай ук Түбән Каманың өч мәктәбе укучыларына «Подранки» әдәби-музыкаль композициясен тәкъдим иттеләр.
Фотоны Владимир Чуприн тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев